Описание спектакля
Спектакль 1 сәг. 20 мин.
Спектакльнең премьерасы 2013 елның 19 октябрендә булды.
Театр репертуарында: 2013-2017.
Акбай авылда яши һәм монда аңа бик ошый. Саф һава киң сахраларда йөгереп уйнарга да, тамак туйганчы рәхәтләнеп ашарга да була. Тик аның белән бер йортта яшәүче песи Тәмлетамакның гына күңеле тыныч түгел. Беркөнне телевизордан күргән, шәһәр дигән бик матур җиргә китәсе килә аның. Ничек кенә шунда эләгергә? Юлда бит куркыныч, урман аша чыкканда аю - бүреләр очравы бар. Хәйләкәр Тәмлетамак Акбайдан да тугры, эчкерсез иптәш таба алмасын аңлый. Һәм аны бергә барырга үгетли башлый. Әлбәттә, шундый хәтәр юлга Акбай Тәмлетамакның берүзен җибәрә алмый, бер көнгә генә барып килергә риза була. Ә әкиятнең дәвамын белер өчен, Сезне Камал театрының махсус нәни тамашачылар өчен куелган " Авыл эте - Акбай" музыкаль спектакленә көтеп калабыз.
Действующие лица
Закиров Илнур Ильяс улы
Акбай
Фәйзуллина Ләйсән Хөрмәт кызы
Тәмлетамак
Сабирҗанов Алмаз Реваль улы
Сарбай
Мөхәммәтҗанов Фәннүр Фәнис улы
Актүш
Әхмәдуллин Ришат Ринат улы
Актырнак
Гюльвердиева Гүзәл Агагардаш кызы
Дүрткүз
Шәмсуаров Раил Наил улы
Муйнак
Кашапов Ирек Рәфис улы
Бульдог
Шакирова Гүзәл Илгиз кызы
Чарли
Гәрәев Алмаз Әлфир улы
Бүре
Авторы
Фотогалерея