Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Йөзек кашы / Перстень

Автор: Фатих Хөсни (Илгиз Зәйниев инсценировкасы)

12+
Драма 2 бүлектә.
Спектакльнең премьерасы 2011 елда булды.
Театр репертуарында: 2011-2013.

Фатих Хөсни (1908-1996) – Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, татар әдәбиятының классигы. Ике роман, ике дистәдән артык повесть, пьесалар, йөзләрчә хикәя авторы. Әсәрләрендә кешенең эчке дөньясын, рухи халәтен, хис һәм тойгыларын ачып бирә белү осталыгы белән танылган әдип. “Йөзек кашы” повесте 1942 елда язылса да, сугыш вакыйгаларына багышланмаган. Әдәбиятта бары тик уңай геройларны гына сурәтләү гадәткә кергән соцреализм чорында автор бу әсәрендә катлаулы һәм авыр холыклы төп герой Айдарның язмышы турында яза. “Үрнәк булырлык язмышмы соң бу, диярләр миңа акыллы башлы тәнкыйтьчеләр. Алдан ук әйтәм, түгел. Киресенчә, Айдарның күп кенә яклары минем үземә дә ошамый. Ләкин тормыш — шуның өчен дә тормыш ул, аның законнары минем яки синең кәеф белән генә исәпләшеп тора алмый”, -  дип яза Фатих Хөсни, Айдарга карата булган мөнәсәбәте турында. Драма сәнгатен, театрны һәр вакыт уңай да, тискәре дә булмаган, шул ук вакытта каршылыклы холыкка ия геройлар тартып тора. Әмма, никтер, тамашачы өчен шундый кызыклы булган чәчмә әсәр моңа кадәр сәхнә сәнгатенең игътибарын җәлеп итмәгән.
         Яңа гасырда “Йөзек кашы” әсәренә яшь режиссер Лилия Әхмәтова   мөрәҗәгать итә. Спектакльнең үзәгенә режиссер Айдарның катлаулы холкын куйса да, сәхнә композициясенең әхлакый үзәген һәм төп фикерен мәхәббәтенә һәм намусына гомере буе тугры калган олы хисле, нык ихтыярлы Вәсилә образы тәшкил итә.


Лилия
Әхмәтова
Режиссер
Резеда
Ахиярова
Композитор
Наилә
Фәтхуллина
Пластика буенча режиссер
Булат
Ибраһимов
Рәссам
Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!