Описание спектакля
Спектакль 2 сәг. 20 мин.
Спектакльнең премьерасы 2012 елның 26 декабрендә булды.
Театр репертуарында: 2012-2017.
Татар фольклорына нигезләнеп иҗат ителгән бу спектакль яхшылык һәм яманлык, дуслык һәм нәфрәт кебек мәңгелек төшенчәләр хакында сөйли. Кайчандыр үзләре уйлап чыгарган, куркыныч уенга эләккән ике туган Рөстәм белән Шамил һәм аларның дус кызлары Ләйлә гаҗәеп гүзәллек дөньясы - Ак чәчәкләр илен явыз Кара көчләрдән коткара алырлармы? Ипи йомшагыннан әвәләп ясалган, моңа кадәр беркемнең төшенә дә кермәгән әкияти җанвар - шаян, шук, хәйләкәр Кечтүк үзен уйлап табучыларга ярдәм итәрме? Зәһәр убырлылар, куркыныч үрмәкүчләр, мәкерле Шүрәле, җансыз Кара көчләр – безнең каһарманнарыбыз аларны җиңәрләрме? Алдынгы сәхнә технологияләре, заманча музыка һәм хореографиягә корылган, татар сәхнәсендә беренче мәртәбә фэнтэзи жанрында чишелгән бу спектакль тамашачылар өчен чын могҗиза булыр.
Действующие лица
Әхмәдуллин Ришат Ринат улы
Шамил
Шәмсуаров Раил Наил улы
Рөстәм
Миңнуллина Айгөл Альберт кызы
Ләйлә
Рәхимова Ләйсән Нәүфәл кызы
Кечтүк
Җиһаншин Фәнис Рәдиф улы
Патша
Шәйхетдинова Миләүшә Наил кызы
Патшабикә
Гәрәев Алмаз Әлфир улы
Шүрәле
Фазылҗанов Олег Фарук улы
Карт Убырлы
Вәҗиева (Каюмова) Алсу Салихҗан кызы
Су Анасы
Гайфетдинова Гөлчәчәк Мансур кызы
Су Анасы
Фәйзуллина Ләйсән Хөрмәт кызы
Яшь Су Кызы
Хәмәдинурова Гөлчәчәк Шамил кызы
Су Кызлары
Шакирова Гүзәл Илгиз кызы
Су Кызлары
Габдуллин Минвәли Габделмәннаф улы
Каракөчләр падишаһы
Кашапов Ирек Рәфис улы
Сакчы
Закиров Илнур Ильяс улы
Сакчы
Мөхәммәтҗанов Фәннүр Фәнис улы
Сакчы
Талипов Эмиль Мансур улы
Сакчы
Авторы
Фотогалерея